news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова дуэт җырлыйсы килүе турында: «Үзләренә әйтергә куркам»

news_top
Илсөя Бәдретдинова дуэт җырлыйсы килүе турында: «Үзләренә әйтергә куркам»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының күпчелек җырчылары гастрольләрен төгәлләп, Сабантуйларында чыгыш ясарга көч тупларга диңгезгә дә барып кайтты. Ә Илсөя Бәдретдинова әле һаман гастрольләрен дәвам итә. Ул Уфада берничә көн концерт куя.

«Ике легенда – Салават Зәкиевич һәм Айдар Ганиевич белән дуэт җырлыйсы килә. Әйтергә куркам, оялам! «Кит әле, сеңлем, ераккарак» дип әйтерләр», – ди җырчы, хыялындагы дуэтташларының афишаларын күрсәтеп.

«Күбрәк хыяллансаң була ул», – дип хуплый аны концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Җырчы видеода ике легенданы да билгеләп куйган. Салават Фәтхетдинов элемтәгә чыкмаса да, Айдар Галимов Илсөягә үзе дуэт җырларга тәкъдим итәр кебек...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар