Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Дингә я керергә кирәк, я кермичә түзәргә кирәк»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Дингә я керергә кирәк, я кермичә түзәргә кирәк»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова дин турындагы фикере белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

«Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Аңа ниндидер арадашчылар аша мөрәҗәгать итәсем килми, чөнки мин – аның баласы. Ул теләмәсә, мин тумас идем. Турыдан-туры мөрәҗәгать итәм аңа.

Күп кенә дин әһелләре белән килешмим, дингә «кереп-чыгып» йөргәннәрне аңламыйм. Кемгәдер акыл өйрәтеп, шул ук вакытта урлап, хыянәт итеп, алдашып, зур гөнаһлар эшләп, елына 1 тапкыр иң симез сарыкны чалдырып, «гөнаһларым юылды» дип уйлаган кешеләрне кабул итеп бетерә алмыйм.

Дингә я керергә кирәк, я түзәргә кирәк кермичә. Кереп-чыгып йөри торган әйбер түгел ул», – дип әйтте җырчы язылучыларына тәкъдим иткән видеода.

Күпчелек Илсөя Бәдретдинова белән килешкән. Аның фикерен хуплап комментарийлар калдырганнар: «ут сүзләр», «тулысынча килешәм», «хәзер диннән мода ясыйлар, телим икән – керәм, телим икән чыгам, дип эш итәләр».

«Илсөянең иҗатын бик хөрмәт итәм. Искиткеч чибәр һәм акыллы ханым. Ләкин аның бу фикере, әлбәттә, динне белмәгәннән килә. Беренчедән, корбанны гөнаһлары юылсын өчен чалмыйлар. Аның мәгънәсе икенче. Икенчедән, исламда арадашчы юк. Өченчедән, дингә кереп булмый. Ә намаз укуны «дингә керү» дип атау дөрес түгел, ул – һәр мөселман өчен фарыз», – дип тә язган берәү.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 май 2023
    Исемсез
    Без Аллаһның коллары ,ә динебез "Аллаһның баласы бар" диючеләрне танымый, бу ханым үзен бик белекчегә саный бугай...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100