Татар эстрадасының иң популяр артистларының берсе Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә яңа җырын тәкъдим итте. Тиздән «Мәктәп бакчасының шомыртлары» дигән яңа җыр музыкаль мәйданчыкларга чыгачак.
Яңа җырның авторлары – Айгөл Нуриева һәм Риназ Фазлыйәхмәтов.
«Чыгарылыш кичәләренә чираттагы хит», «Без бу җырга инде гашыйк», «Ностальгия» кебек комментарийлар калдырган җырчының тамашачысы.