Илсөя Бәдретдинова Чатыр-Тауда клип төшергән: «Мин сиңа кайтам әле, дип киттем»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Азнакай районында булып кайтуы турында хәбәр итте. Ул анда Чатыр-Тауга барып, «Ачы тау» җырына клип төшергән.
Илсөя Бәдретдинова район халкының кунакчыллыгын билгеләп үтә. Ул Азнакайда аны ничек каршы алулары һәм Чатыр-Таудагы тәэсирләре белән уртаклашкан.
«Килеп төшү белән «ярдәм кирәкме?» дип, «ах» итеп торган җитәкчелек, кайнар чәйләр, өчпочмаклар пешереп сыйлаган апалар. Нык кунакчыл халык! Рәхмәт сезгә!
Чатыр-Тауга «Мин сиңа кайтам әле», – дип киттем. Матурлыгын аңлатып бетереп булмый. Кып-кызыл булып кояш баей, томан төшкән, бәрәңге чүбе яндыралар авылларда…Аның исе… Тау бите тулы чабыр үсә. Җыйдым чәй эчәргә», – дип язган ул.