Җырчы Илсөя Бәдретдинова Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов белән яздырган җырын тәкъдим итте.
«Бу – минем хыялым иде! Хыялыма каршы килмәгәне өчен Айдар Ганиевичка рәхмәт. Җырны көй авторы, шулай ук бик хөрмәт иткән кешем Гайфулла абый Абзалов җибәргәч, куркып кына Айдар Ганиевичка шалтыраттым.
Дуэт нык матур килеп чыкты! Сүзләр авторы Айгөл Сәетгалинага да рәхмәтем чиксез. Рәхим итеп тыңлагыз», – дип язган җырчы.
«Кайнар болыт» җыры турында артистның язылучылары да матур фикерләр калдыралар. «Бик «романтично» килеп чыккан бит бу», «Шулхәтле рәхәт тыңлавы. Гомерлек булсын», «Бу җырда барысы да искиткеч», «Монда сүзләр артык. Бары тик тыңларга һәм тыңларга гына кала. Бу иң көтелгән дуэтларның берсе. Ике яраткан артистымны бергә күрүемә бик шатмын», – ди алар.
Шушы көннәрдә генә Илсөянең Дагыстан җырчысы Бахтавар белән дуэты дөнья күргән иде.