Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Билетны бушлай сораудан да начар гадәт юк»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Билетны бушлай сораудан да начар гадәт юк»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова ТМТВ телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында ачуын нык китергән нәрсә турында сөйләгән.

«Билет сатып алудан да матур гадәт юк. Билетны бушлай сораудан да начар гадәт юк. Үләм шундый кешеләргә ачуым килеп. Район үзәкләренә, шәһәрләргә киләм дә: «Безнең администрациягә менә шуның хәтле билет бирергә тиешсез», – диләр. Кем әйтте? Нигә, сезнең районда иң хәерчеләре шулармыни соң? Күп балалы кешеләр, пенсионер әбиләр, студентлар сатып алып килеп утыралар. Имеш, аларга 20шәр, 50шәр урын кирәк булырга мөмкин.

Ул 10 миллионлык машина белән килеп туктый һәм миннән чакыру билеты сорый. Әлбәттә, бирәм. Шәхсән миннән сорасалар – бирәм. Мине әби, бөтен хәерчеләргә ярдәм итәргә кирәк, дип үстерде. «Синнән калмасын, кызым, бөтен мохтаҗларга да ярдәм итәргә кирәк», – дия иде.

Бирәм дә эчемнән үзен жәллим. «Әй бахыр, миңа бирергә насыйп итсен, сиңа башка болай сорарга насыйп итмәсен инде» дия-дия бирәм», – дип сөйли җырчы.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 34.28  минутта сөйли башлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100