Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова эстрададагы «буыннар алмашуын» – нормаль күренеш дип һәм аңа киртәләр куярга кирәкми дип саный. Бу фикерен ул «ТНВ» каналында чыгучы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында алып баручы Лилия Кадыйровага җиткерде.
«Күп коллегаларым килешмәс тә минем белән. Ләкин мин үземнекен әйтәм. Бүгенге көндә безнең дә, концертларына зал тутырып йөри торган артистларның да, сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә. Исемнәре белән әйтмим, һәркем белә аларны бүген. Кеше күпме генә сикерсә дә, үзеннән артык сикерә алмый. Ул һаман шундый. Әйе, безнең иҗатны ярата торган кешеләр калачак. Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш. Бу – нормаль күренеш. Монда истерика булып, бер-береңә аяк чалулар урынсыз, чөнки аның мәгънәсе юк, ул барыбер шулай булачак. Безгә кадәр дә күп җырчылар булган, бездән соң да булмый калмый. Яшьләр арасында кыю адымнар белән атлап баручылар бар. Моңа бик шатланам гына», – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.