Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер тормыш рәхәт» дип сөйләгән Илсөя Бәдретдиновага: «Сезнең әйләнәдә гел байлардыр»

news_top_970_100
«Хәзер тормыш рәхәт» дип сөйләгән Илсөя Бәдретдиновага: «Сезнең әйләнәдә гел байлардыр»
"Татар-информ" архивы

Социаль челтәрләрдә Илсөя Бәдретдинованың бер тапшыру кысаларында бүгенге тормышның рәхәт булуы, әмма аның кадерен белмәвебез турында сөйләгән видеосы чыкты.

«Без инде зарланырга өйрәнгән. «Менә, элек алай түгел иде. Элек рәхәт иде», – дип тотыналар. «Нәрсәсе рәхәт иде?» – минәйтәм. Чабата белән йөрү рәхәт идеме? Әллә инде шәһәргә хастаханәгә барып кайту өчен иртәнге сәгать 3тә торып, 2-3 маршрутка белән, яңгыр астында чират тору рәхәт идеме?» – дим. Хәзер теләсә кайсы кешедә машина. Урамда машина куярга урын юк. Бу бит инде начар тормыштан түгел. Чит ил машиналары!

Барыбызның да киемнәребез бар! Инде шифоньерларга сыймый бит ул киемнәр. Ризык – пожалуйста! Элек мандаринны елга бер тапкыр күрә, 1 мандаринны 6-7гә бүлеп ашый идек. Хәзер мандариннар кибеп яталар, балалар аңа борылып та карамыйлар. Бу бит инде – тормышның рәхәтлеген аңлата торган факторлар. Нәрсәсеннән зарланасың инде моның? Без, кисәк-кисәк, үзебез рәхәткә чыдый алмыйбыздыр кебек миңа. Һәркөнне чиксез шөкер, рәхмәтемне кылам! Күңел тынычлыгы булсын, дип утырам инде хәзер», – дигән Илсөя.

Илсөянең бу сүзләре белән тулысынча килешүчеләр булса да, каршы төшүчеләр күбрәк булып чыккан. Комментарийларга «Илсөя үз әйләнәсендәге кешеләргә карап кына фикер йөртә» дигән мәгънә салынган.

«Безнең өйдә мандариннар кибеп ятмый. Балалар бөтен нәрсәнең бәясен белә. Авырып китсәк, бөтен хезмәт хакы даруга кереп бетә, җиләк-җимешкә калмый. Ярты ил шулай яши, күзләрегезне ачыгыз. Төбәкләрдә андый күп хезмәт хаклары юк. Сез үз тирә-ягыгыздагы кешеләргә карап кына шулай әйтәсез. Ләкин башка тормыш та бар әле, кызганыч, сез аның турында белмисез»;

«Аның каравы, хәзер иртәгәге көнгә ышаныч юк. Элек, бәлки, машиналар, мандариннар булмагандыр. Әмма мин теләсә кайсы тукталыштан, кайда теләсәм – шунда китә алачагымны белә идем. Яхшы укысам, югары уку йортына үз белемем белән керә ала идем. Фатир өчен түләргә акчам булырмы, пенсиям җитәрме, дип борчыласым юк иде»;

«Хәзер кешеләргә психологик яктан авыр. Тормыш тыныч түгел, кием, мал, ашауда түгел байлык»;

«Бөтен кешене дә бер калыпка салырга кирәкми. Кайбер кешеләрнең машиналары да юк, яшәү урыны да төрлечә»;

«Сезнеке шулайдыр, кү...гән тибә. Без пенсионерларныкы да, гади эшчеләрнеке дә һәр тиене чутта. Сезне Алла үпкән, безне – юк»;

«Мин сезнең белән килешмим. Хастаханәләргә эләгү – үзе бер зур проблема. Мандариннарны да бөтен кеше дә ашый алмый»;

«Кем рәхәттә, кем михнәттә инде… бар кеше дә әйбәт яшәми, Илсөя! Сезнең әйләнәдә гел байлардыр, бәлки. Минем әйләнәдә төрлесе бар. Ашарга алса, даруга калмый, дару алса – ашарга… Шуннан аңлагыз инде», – дигән фикерләр бар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 декабрь 2023
    Исемсез
    Байлык нәрсә соң ул? Эшләдек бюджетта, балалар устерд ек, хәзер оныклары устерергэ булышабыз. Ертык, сәләмә кимибез, ашарга җитэ, өебез җылы. Эшләгән өчен шундый ук пенсия алабыз. Аллага шөкер! Җитэ! Бәлки кемдер гомер буе эшләмәгәндер, пенсиясе бик аздыр, анысы да була. Аңа бит бутэн кеше гаепле тугел. Дөрес шиковать итеп булмый. Һәркемнең уз тормышы, ничек эшләгән, ничек тапкан, шулай, яши. Кешенекенә кызыкмагыз, булганында шөкер итэ белегез. Әнә нинди чирле балаларны карап тәрбияли кайбер кешеләр. Шулардан гыйбрәт алырга кирәк.
  • 7 декабрь 2023
    Исемсез
    Нэстэ сули бу кеше. Бугенге кон сиксэненче туксанынчы еллардан да эшэкерэк хэм хэерчерэк, кешелэрнен кубесенен акчалары ашарларына да житми, карт эби бабайлар чуплеклэрдэн ризык, просрочкалар эзли. Кибетлэрдэ ашарлык ризык юк, пальма да пальма, дарулар кыйммэт , алырлык тугел. Мондый эшэке чор булыр дип бер кешедэ куз алдына да китерэ алмаган. Балалар, оноклар жэл, аларнын килэчэге юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100