Илсөя Бәдретдинова беренче гастрольләрен сөйли: «Бәрәңге пешереп бирсәләр – иң зур бәхет»
Илсөя Бәдретдинова концертына баргач, җырчы Алия Исрафилова үзенең дә кайчандыр бүгенге көндә татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсе булган Илсөя төркемендә эшләгән вакытларын искә алган.
«Кайчандыр без бергә, 10-15 кешегә концерт куеп, авылларда йөри идек, әйеме, Алия. Бәрәңге пешереп бирәләр. Шуннан да зур бәхет юк! Башка берни кирәк түгел иде. Безгә хәтта акча да кирәк түгел иде, әйеме. Юләр булганбыз инде. Бәрәңге, тозлы кыяр... Хәтерегездәме, сәгать 7гә дип куелган концертка кеше килми. Сергей Викторович тышка чыгып утыра да: «Апа, смотри, вот один халык идет, вот два халыка идет», – дип, тынычландырып утыра безне», – дип сөйләгән Илсөя иҗатының башлангыч чорларын хәтергә төшереп.
«Әйе, тик без бернигә карамыйча, ул вакытта да бәхетле идек. Хәзер дә бәхетле», – дигән Алия.
Алия Исрафилова үзенең сторисларында да бу вакытлар турында язып үткән.
«Чыннан да, бик-бик күптән Илсөя белән гастрольләрдә йөреп алган идек. Шул вакытлардан бер кызык искә төште. Чыгып киттек җыйнаулашып, «Газель»гә төялеп. Юлда китте сүз, кайсыбызның профессиональ музыкаль белеме бар. Минеке юк, журналистикада укыйм ул вакытта. Илсөя әле сәнгать институтына кермәгән. Шулай итеп, төркемебездә бердәнбер музыкаль белеме булган кеше – ул безнең машина йөртүчебез булып чыкты.
Бүген инде Илсөя белән – чын профессионаллар, шәп команда. Илсөя үзе дә дипломын алды. Аныңчы ук халык биргән иде инде аңа ул дипломны. Бу олы юлның башын күреп калуым белән мин бик горурланам, бик хөрмәт итәм», – дип яза Алия Илсөя Бәдретдинова турында.