news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Бер сүзләренә дә ышанмагыз! Алдыйлар!»

news_top

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы пост урнаштырган.

«Минем турында начар сөйләүчеләрнең бер сүзләренә дә ышанмагыз! Алдыйлар! Чынлыкта мин күпкә-ә-ә начаррак», – дип яза артист. Әлеге постын Илсөя бик матур видеокадрлар белән дә тулыландырган. Анда җырчы бик тә назлы, серле хатын-кыз образында. Шул ук вакытта күз карашында усаллык та чагылып ала.

Сәхифәсен карап баручылар да Илсөя белән килешүләрен белдерә. «Молодец, шундый җавап көткән идем», «Бөтенесенә әйбәт булып бетеп булмый инде», «Бу дөньяда әүлияләр юк, без сезне ничек бар, шулай кабул итәбез», «Кеше үзендәге начарлыкны кешедән эзли. Димәк, алар үзләре шундый. Юкка бер дә борчылмагыз», «Бары тик шулай итеп кенә уңышка һәм дәрәҗәгә ирешеп була. Гел шундый булып калыгыз», «Синең кебек булдыра алмыйлар, юлда егылып үләләр», – дип язалар аңа.

Илсөянең көннән-көн яшәрә баруын, бик «аппетитная» булуын әйтеп, комплиментлар язып калдыручылар да шактый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар