Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова белән күңелсез очрак: «Мондый хәлне беренче күрәм. Утырып еладык...»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова белән күңелсез очрак: «Мондый хәлне беренче күрәм. Утырып еладык...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың Яшел Үзәндәге концерты өзелгән. Техник сәбәпләр аркасында, Илсөя Бәдретдинова килгән тамашачы алдында гафу үтенергә һәм концертны башка көнгә күчерергә мәҗбүр булган. 

«Кичә, техник сәбәпләр аркасында, Яшел Үзәндәге концертыбыз булмады. Иртәнге 9.00да килеп, аппаратураны куя башлаган идек. Бар да яхшы кебек иде. Концерт башланыр алдыннан барлык техника эштән чыкты. 

Без беләбез барыгызның да борчылганын. Тик, аңлагыз, башка чарабыз юк. Безнең иң якын датабыз – 14 март. Бу –  безнең бердәнбер буш көнебез. Чөнки калган шәһәрләрдә дә билетлар сатылып беткән. Әгәр мөмкинчелегегез булса, 14 март көнне килә алабыз, дисәгез, шушы ук билетлар белән сезгә гөрләтеп концерт куярбыз. Әгәр дә килә алмыйсыз икән, акчаларыгызны кире кайтарырбыз. Зинһар өчен гафу итегез», – дигән Илсөя. 

Концертка Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев та килгән булган. Тамаша өзелүгә карамастан, ул җырчыга Рәхмәт хаты да тапшырган. Халык та яраткан җырчыларына кәнәгатьсезлек белдермәгән, гөрләтеп кул чабып озаткан. Алып килгән чәчәкләрен дә бүләк иткәннәр үзенә. 

Соңыннан Илсөя бер генә тамашачының да билетын кире тапшырмавы хакында хәбәр иткән.

«Мин бик зур рәхмәтлемен сезгә. 20 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр мондый хәл. Аппаратура аркасында бит. Ә аппаратурасыз без концерт куя алмыйбыз, чөнки ул шоу программа булырга тиеш иде. 14 мартта килгәч, бөтен репертуарымны җырлап чыгам», – дип сүз биргән Илсөя. 

Иң начары – тамашачылар таралып 4 сәгать узу белән, бөтен аппаратура да эшли башлаган. «Бөтен нәрсә эшли: ут та, экран да эшли. Еладык утырып. Нәрсә булды, аңламадык», – дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100