
Илсөя Бәдретдинованың төркемендәге музыкант һәм аның белән дуэт башкарган Илнур Коләхмәтов «Син һәм мин» дигән җыр яздырган. Җыр өчен төшерелгән видеоларда ул тормыш иптәше белән.
Җырның сүзләрен һәм көен Илнур үзе иҗат иткән. Беренчеләрдән булып комментарийларда Илсөя Бәдретдинова белән төркемнең концерт директоры Гүзәл Карамиева «йөрәк» билгеләре калдырган.
«Мәңгелеккә синең белән бергә,
Тормыш юлларын бергә.
Син һәм мин
Бергә-бергә...»