Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова балачагында җырлаган чыгышын күрсәткән

Җырчы социаль челтәрләрдә бик истәлекле видео белән уртаклашкан. Анда кечкенә, самими, оялчан Илсөя микрофонсыз гына аккордеонга “Үкенергә хәзер, җаным, соң!” (Хәния Фәрхи сүзләре, Фирзәр Мортазин көе) җырын башкарган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова балачагында җырлаган чыгышын күрсәткән
Рамил Гали

Үз яшенә күрә җыры турып килеп бетми, билгеле, шулай да бәләкәй Илсөянең чыгышы бик матур, күңелгә тия торган килеп чыккан.

“Карагыз әле... Жәш чак... Чёлкасы гына да ни тора! Веранда навесы кебек... Бер апайның костюмы, икенче апайның цепочкасы...” – дип язган җырчы үзе әлеге истәлек астына һәм видеоны аңа җибәрүче Лилия Шиһапова дигән кешегә рәхмәт әйткән.

Кечкенә Илсөя чыгышын карап, җырчының виртуаль дуслары би-и-ик күп комментарийлар калдырганнар. Күренеп тора, бик рәхәтләнеп, ләззәтләнеп караганнар алар әлеге тарихи архивны. Күбесе шул елларга, яшлегенә әйләнеп кайткан. Әйтергә кирәк, ул вакытта ук Илсөянең инде үзенә генә хас тембры, җырны бормалау рәвеше, моңы булган. Коллегалары да бу видеога битараф кала алмаганар.

Данир Сабиров: “Кече чактан рәвешен китерә белгәнсең икән. Аккордеонист абый да молодец», – дип язып куйган.

“Искә төшкән саен кереп карыйм. Хыянәте-е-ең дигән җирдә елыйсы килә... Тормышның әчесен-төчесен татыган караш кына да ни тора”, – дип яратып шаярткан җырчы Алмаз Мирзаянов.

“Вәт шә-ә-әп истәлек бу, рәхәтләнеп карадым”, – дип язып куйган  Айгөл Бариева да.

Илсөянең причёскасына аерым игътибар биргән виртуаль дуслары. “Илсөя, шул чакларны кайтарырга иде бер генә көнгә булса да. Без дә шулай катыра идек бит чәчне...”, “Ул вакытта Мария Лопес дигән сериал бара иде. Шундагы героиняныкы кебек бөтен кыз чәчен катырып йөри иде”, “Бу чәч шикәр белән катырылгандыр. Бик каты тырпайган, селкенми дә”, “Мондый челка аунап, тәгәрәп йоклап торгач та бер-ике тәүлек нәкъ шулай басып тора әле. Үземнең яшь чагымнан чыгып әйтәм”, – дип язганнар.

“Артың белән басып торып җырлаган булсаң да, тавышыңнан таныр идем”, “Күзләрегез гел шул...”, “Костюмы да шәп. Бер-ике үлчәмгә генә олы”, “Веранда навесы... Үләм көлеп”, “И-и-и, сабый!”, “Шу-у-ундый тыйнак син монда”, – дип язучылар да булган.

“Бу җырны яшәртеп, яңадан чыгарырга кирәк. Бик матур бит”, “Моны хәзер дә репертуарыгызга кертегез әле, популяр булыр иде кебек”, “Бу җырны хәзер дә сезнең башкаруыгызда көтеп калабыз”, – дип тәкъдим итүчеләр дә бар.

 “1995 ел бу. Илсөягә 13 яшь булган”, – дип әлеге видеоның төшерелү вакытына да ачыклык керткән берәү.

Әлеге видеоны Илсөя Бәдретдинованың ВКонтакте сәхифәсеннән, Телеграм каналыннан карый аласыз

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100