news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова бәби көткән хатын-кызлар кебек...

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур җете зәңгәр күлмәк киеп төшкән искиткеч шәп фотолары белән уртаклашкан. Әлеге образда Илсөядән нәфислек, гүзәл затларыбызга гына хас булган ниндидер сер, нур бөркелә. Хәтта, бәби көткән хатын-кыз белән тиңләгәннәр аны.

news_top
Илсөя Бәдретдинова бәби көткән хатын-кызлар кебек...
Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан

«Әниемнең бер яраткан сүзе бар иде: «Бәтәрием утырды... Сүнеп алам...» Арып китсә, барып утыра иде дә, шулай тик утырып тора иде...

Мин дә шулай иткәлим хәзер. Кич концерт Аллаһы боерса. Уфа! Алтынчы концерт. Менә тәгаен әйтәм, зәрәдкә җыярга Уфа концерты кирәк миңа, хезмәттәшләрем мине аңлар», – дип язган әлеге фотолары астына җырчы.

«Бердә бәтәриең утырганга охшамаган, гөлләр кебек утырасың», «Күлмәгегез бигрәк матур, үзегез тагын да!», «Утырып кына түгел, ятасың да килер. Син бит көне буе каблукта йөрисең....», «Әни сүзе – матур сүз! Әйтеп үтсәң дә, күңелгә рәхәт булып китә шул...», «Сезнең концерттан кайткач та, тыныч кына утыра алмадым. Күңел тамашаның дәвамын сорады. Рәхмәт сезгә шундый бәйрәм күрсәткәнегез өчен!», «Татар эстрадасында иң эффектлы һәм «стильная» сез!», «Бу күлмәгең бәби көткән хатын-кызларныкы кебек, искиткеч. Уйламыйсыңмы бер матур кыз алып кайтырга?», – дип комментарийлар калдырганнар Илсөягә виртуаль дуслары.

«Кияүгә алам, көн дә «заряжать» итеп торам», – дип язып куйган бер ир заты.

Ә Уфа тамашачысы нәрсә белән аерыла икән, кызык?! Җырчының хезмәттәшләре аңласа да, халык өчен менә шушы сорау ачык калган…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар