Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ярдәм кулы сузган һәр табибка мең рәхмәт»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ярдәм кулы сузган һәр табибка мең рәхмәт»
социаль челтәрләр

Илсөя Бәдретдинова авырып киткән. Әмма Башкортстан якларында һәр көн саен диярлек концертлар куючы артистның «иркенләп» авырып яту мөмкинлеге юк. Җырчыга аяк өсте диярлек дәваланырга туры килә.

Кичә Илсөя Бәдретдинова хастаханә якларында йөри иде. «Бу көннәрдә шулайрак эшлибез. Ярдәм кулы сузган һәр табибка мең рәхмәт», – дип язды ул сторисларына. Инде җырчы кунакханәдә килеш системалар ала башлаган. Һәр көнне яңа шәһәргә күченүче Илсөягә көн саен яңа шәфкать туташы эзләү проблемасы белән дә очрашырга туры килә. Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева шәфкать туташын интернет аша табарга уйлаган.

«Зарланма әле, Ядкәровна. Әнә, сине дәваларга килгәннәр монда. Алла бирсә, тереләсең. Бүген беренче көне генә, 3 тапкыр алырга куштылар бу системаны.

Иртәгә Яркәйдә булабыз. Үз приборлары булган, система куя белә торган шәфкать туташы кирәк. Танышларыгыз булса, хәбәр салыгыз әле, зинһар өчен», – дип язган үзенең сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100