Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Авылга шалтыр-шолтыр машина тулы банка алып кайтам»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Авылга шалтыр-шолтыр машина тулы банка алып кайтам»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова концертта поднос белән чәкчәк бүләк иткән мизгел видеосын социаль челтәргә куйган. «Ә подносы...» - ди ул күчтәнәч бирүчегә.

«Дөрес әйтәләр инде... Кешене авылдан тартып чыгарып була - авыллыкны кешедән юк!
Гадәткә кергән... Күчтәнәч салып килгән савытны, банканы (крышкасы белән бергә обязательно) кире кайтарыштан. Концертларга күчтәнәч алып киләләр дә, шул савытлар өчен, бигрәк тә шуны биреп җибәргән хатыннарның нервасы өчен үзәк өзелә.
«Иииии китте инде табам белән банкам … чуртууууу…» - дип калалардыр төсле.
Җыям мин... Ташларга кулым бармый. Авыл кызы! Шалтыр-шолтыр машина тулы банка алып кайтам. Поднослааар… Йомырка савытларын да ташламыйм. Пакетларны да. Авылга алып кайтам, кирәге чыгар!!!
Сездә дә шулаймы ул?» – дип язган Татарстанның атказанган җырчысы «Вконтакте»дагы битендә.

Җырчы белән күпчелек виртуаль дуслары да килешкән, әмма кайберәүләр моны күчтәнәчләр белән мактану дип кабул иткән.

«Хәзер концертлар да шул күчтәнәч җыюга гына әйләнеп бара бит. Ә артистлар яңадан шул җыйган әйберләре белән "Рәхмәт яусын халкыма, зурладыгыз», - дип мактана әле. Менә зурлау кайда хәзер. Ә гади халыкка кызык кирәк, нигә таланты, моңы өчен зурламыйбыз соң? Үзебез гаепле. Филүс, Айдар, Зәйнәп кебек җырчыларның болай күчтәнәч җыеп мактанганын күргәнем юк, бәлки алар ачыктан-ачык әйтмидер. Хәерле булсын», – дип фикерен белдергән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100