Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Анализларым әйбәт»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Анализларым әйбәт»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа фотосессиясен күрсәтте. Җырчы ел саен берәр йорт хайваны белән фотосессия ясый, бу юлы ул кешенең иң якын дусты – эт. Фотолар язылучылардан «шәп» дигән бәя алган.

«Миңа 43 яшь! Ату мин белмим! Ну и что? Минем анализларым әйбәт! Бүгенннән яңа хештег кертәм. #бадразавр» дип язып куйган җырчы.

Җырчының язылучыларына бигрәк тә «анализларым әйбәт» сүзе ошаган.

«Яңа программа исеме кебек бу – «Анализларым әйбәт», – дип язган Алмаз Мирзаянов.

«Анализлар яхшы, дигәннән. Көнаралаш система астында ич сез, ничек яхшы чыкты икән анализлар», – дип кызыксынучыга: «Елга 1-2 салкын тию – норм инде», – дип җавап биргән җырчы.

«Аллага шөкер, анализларың әйбәт булгач»;

«Сезгә бик килешә бу образ»;

«Илсөя, үләм мин синнән! Тормышны яратып, ямен табып, рәхәтләнеп яшисең. Төрле чак буладыр, күрмибез! Иҗат белән яшисең. Исән-сау бул!»;

«Ут» булган бу, һәрчак шундый яшь булып калыгыз, үлеп яратам сезнең иҗатны. Уңышлар сезгә!»;

«Ай матур, Илсөя апакаем!», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2024
    Исемсез
    Термически маладис👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100