Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова акчага интеккән чакларын сөйли: «3 шәһәрдә 17 фатир алыштырдык»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова акчага интеккән чакларын сөйли: «3 шәһәрдә 17 фатир алыштырдык»
видеодан скриншот

Илсөя Бәдретдинова «Мәйдан» телеканалында Ренат Галиәскәр алып барган «Күңел күге» тапшыруы кысаларында үзләренең фатир арты фатир алмаштырып, акчага интегеп яшәгән иң авыр елларын искә ала.

– Казандагы беренче фатирны без Илфак (авт. – Шиһапов) белән 9 ел бергә яшәгәннән соң сатып алдык. Аңа кадәр 3 шәһәрдә 17 фатир алмаштырдык. Акча юклыктан. Кулда – бәләкәй бала...

Ниндидер банкетларда, авылдагы концертларда эшләп кайтабыз да аннан вьетнам базарына китәбез. Тукыма алам да, аларны төннәр буе кисеп, тегеп, чигеп, үземә сәхнә күлмәкләре ясыйм. Элек минем бөтен күлмәкләр, сәхнә костюмнары – үзем теккән күлмәкләр иде. Хәзер генә шәхси, профессиональ тегүчеләрем бар.

Минем әбинең бер бик кызык сүзе бар иде. «Салам ашасаң аша, фурысыңны тот», – ди иде ул. «Үзеңнең дәрәҗәңне тот» дигән сүз булган бит инде бу. «Синең өйдә кайда йоклаганыңны да, нәрсә ашаганыңны да беркем белми. Кеше алдында кешечә йөр», – ди иде. Менә шуңа бөтен нәрсәне кысып бетерә идек, Ренат. Шушы иҗатка китте бөтен көч. Илфак журналист булып эшли, мин дә язам. Торырга фатир юк. Ой, нәрсәләр генә булып бетмәде.

9 елдан соң без беренче фатирыбызны сатып алдык. Бер бүлмәле, 30 кв метрлы, иске, начар хрущевка. Син минем аның стеналарын сыпырып йөреп, бәхеттән елаганнарымны күрсәң.

Аннан соң алып кайттык яңа диван. Ул минем өчен шундый зур могҗиза иде. «Илфак, монда беркем дә үлмәгән, беркем дә йокламаган, беркем дә мәхәббәт белән дә шөгыльләнмәгән. Бу – минем диван!» – минәйтәм. Ул шундый зур бәхет иде.

Мин боларның барысын да хәтерлим, Ренат. Ул вакытта минем тормышымда роль уйнаган, каядыр ярдәм кулы сузган, ниндидер матур сүз әйткән кешеләрнең мин берсен дә онытмыйм, – дип сөйләгән җырчы.

Авыр вакытлары турында Илсөя тапшыруның 18.00 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100