Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова әби булгач чынга ашырачак хыяллары белән бүлешкән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова әби булгач чынга ашырачак хыяллары белән бүлешкән
Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге шәхси битеннән

«Әби булырга насыйп булса... Бәләкәй генә авыл өе алачакмын. Анда минем беседкам булачак. Ул беседканы алмагачлар урап алган булачак. Ә өстәлдә банкага утырткан чәчкәләр һәм алма пирогы  булачак… Алма кагы, алма вареньесы белән алма рәсеме төшкән чашкалардан алма чәе эчәчәкмен.
Бер ягымда оныкларым, икенче ягымда зур, симез мачы ятачак», – дип язган социаль челтәрдәге битендә атказанган җырчы Илсөя Бәдретдинова.

Ул шулай ук мәче белән видео да куйган. Видеода күренгәнчә, җырчы мәчеләрне бик ярата. Ул ата мәчеләрне «песи» дип түгел, ә «мачы» дип атау яклы.

Тамашачылар җырчының хыяллары чынга ашуын теләп калган.

«Мачыны миннән алып, симертеп куйыйк әле. Авылда 4 штук, китереп бирәм», – дип тәкъдим иткән пародия остасы Алсу Фарукшина.

«Алмагач утыртырга вакыт инде», «Өйне ник сатып аласың, үзең теләгәнчә сала башла инде» – дип, Илсөянең хыялларын чынга ашыруны тизләтергә теләүчеләр дә бар.

«Мачы түгел, мачо ятсын, дип телик әле», «Вәт шул бәхетле мачы булсаң иде», «Илсөя, җаным-бәгърем, үләм синең хыялларыңны укып. Шулкадәр затлы уй-фикерләрең», – дип комментарий калдырганнар.

«Әмма сезнең анда утырырга вакытыгыз булмаячак», – дип кисәтеп куйган стажлы әби.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 сентябрь 2022
    Исемсез
    Калхузчыларны сэхнэгэ керту, бик зур хата булды
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100