Татарстанның атказанган җырчысы, татар эстрадасында концертлар саны буенча рекорд куючыларның берсе Илсөя Бәдретдинова «Сәер кеше» җырына яңа сулыш биргән. Җыр барлык музыкаль мәйданнарда чыкты.
«Бу җыр белән 20 ел элек беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Яшь, «свежий» чак иде. Ә хәзер без бу җырны яңартып тәкъдим итәбез.
Җырның авторы Илфак Шиһаповның рухы шат булсын», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчының тамашачысы элеккеге җырларны һәрвакыттагыча яратып кабул итә.