Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Бер дусты артисттан: «Кияүгә чыгарга күпләр тәкъдим иттеме?» – дип кызыксынган.
«13 ел ир белән яшәдем, «кияүгә чык» димәде. Бәлки, ышанмассыз да, ләкин миңа бер кешенең дә тәкъдим ясаганы булмады. Мин – бер тапкыр да кияүдә булмаган почти… кыз», – дип җавап кайтарган аңа җырчы.
Илсөя Бәдретдинова продюсер, журналист Илфак Шиһапов белән 13 ел бергә гомер кичергәннән соң аерылышты. Аларның Нариман исемле уртак уллары бар.