Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова китап язарга җыена: «Элек мин журналист идем...»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова китап язарга җыена: «Элек мин журналист идем...»
Фото: Расих Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинова «Piarity» журналына биргән интервьюсында күптән китап язарга хыяллануын әйткән. Ул үзе турында гына түгел, гомумән, татар һәм башкорт эстрадасы турында язарга тели икән. Тик моннан соң сәхнәдән китәргә туры килмәгәе дип, бу эшкә җырлаудан туктагач кына алынырга җыена.

«Күптән бу хакта хыялланам. Элек мин журналист идем, әмма китапны үзем турында гына түгел, гомумән татар, башкорт эстрадасы турында язарга телим. Ничек бар – шулай, кешеләр ничек «сыналар», гашыйк булалар, аерылышалар. Әмма аннан соң миңа сәхнәдән китәргә кирәк дип уйлыйм. Шуңа күрә, мөгаен, башта китәм, аннары каләмгә алынамдыр», – дигән ул.

Интервьюда җырчы үзенең сәхнәгә ничек чыкканын сөйләгән. «13 ел элек сәхнәгә ирем чыгарды. Беренче белемем буенча мин – кием дизайнеры, һәм беркайчан да сәхнәгә чыгармын дип уйламадым. Әмма гитарада уйный белгән ирем миңа җыр язып бирде, аннары тагын берне, аннары китте... Аннары күпмедер вакыттан соң без аерылыштык, ирем үлде, һәм мин алга таба иҗат юнәлешендә юлымны дәвам иттем. Хәзер миңа 43, һәм мин шул ук юлдан барам, бары тик акыллырак һәм йомшаграк кына».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100