Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Вакказов футбол чемпионатына махсус прическа ясаткан

Шоу-бизнесның популяр алып баручысы Илшат Вакказов футбол буенча Дөнья чемпионатына дип үзенә махсус прическа ясаткан. Илшат фикеренчә, быел футбол уенчылары һәм җанатарлары чәчләренә басым ясамаган. Алып баручы бу хатаны төзәткән. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Илшат Вакказовның ни дәрәҗәдә футбол өчен җан атканын ачыклады.

news_top_970_100
Илшат Вакказов футбол чемпионатына махсус прическа ясаткан
- Илшат, мондый оригиналь чәчтараш ясату идеясе кайчан килде сиңа?

- Мин Гөлназ Сафина дигән чәчтарашка йөрим. Узган ел Конфедерацияләр кубогы үткән вакытта ук футбол темасына багышланган прическа ясату идеясе туган иде. Мин Гөлназга Дөнья чемпионаты уңаеннан берәр прическа ясап карарга тәкъдим иттем. “Әйдә, уйлашырбыз”, - диде ул. Без иң элек прическаны бөтен башыма ясыйсы идек, соңыннан бүтән вариантка тукталдык. 

- Син футболга шулкадәр бирелгәнсең, аңлавымча, футбол - ул синең хыялың. Ə үзең футбол уеннарын күзәтеп барасыңмы?

 - Ниһаять, быел минем тагын бер хыялым чынга ашты. Ул – футбол буенча Дөнья чемпионатының Казанда үтүе! Дөнья чемпионатын без кайчан күрер идек әле? Әйтик, күптән түгел генә Казан аренада тарихи уенда булып кайттым: Германия үз гомерендә беренче тапкыр плей-оффка чыга алмады! Гомумән, футболны актив күзәтеп барам: интернет аркылы да, стадионга барып та карыйм.

- Синең кебек прическа ясатучылар бармы соң?

 - Җанатарларның, уенчыларның прическаларына игътибар итәм, быел чәчкә басым ясамаганнар дигән нәтиҗәгә килдем. 

- Прическаңа нинди бәя бирделәр?

- Кеше минем прическаны уңай бәяләде, кызык дип, фотога да төштеләр.

- Әгәр дә янәдән Дөнья чемпионаты була калса, тагын берәр оригиналь прическа ясатырга әзерме син?

- Дөнья чемпионаты бит ул дүрт елга бер тапкыр гына килә. Бәлки, бүтән төрлерәк чәчтараш булыр, мин ясатырга каршы түгел. Ул бит үзеңнән тора, хәзер кешегә карап торырга кирәкми, йөрəгең ничек тели, шулай эшлисең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100