Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Вакказов белән Лилия Хәйруллина: "Туйга әзерләнәбез!

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Хәйруллина үзенең Инстаграм битендә алып баручы Илшат Вакказовның костюм якасын тоткан фото урнаштырды. Фото астында "Туйга әзерләнәбез" дип язылган һәм кашлы йөзек тамгасы беркетелгән. Соңгы арада Лилия дә, Илшат та бергә төшкән фотолар еш урнаштыра башладылар. Аларны чыннан да мәхәббәт җепләре бәйлиме? Бу хакта үзләреннән сораштык.

news_top_970_100
Илшат Вакказов белән Лилия Хәйруллина: "Туйга әзерләнәбез!
Нинди туй турында сүз барганы әлегә билгеле түгел. Шулай да, Илшат Вакказов белән элемтәгә чыгып, бу сорауга ачыклык кертеп карадык.

- Илшат, утызны инде тутырдың, синең дə яшең бара, əллə өйлəнергə булдыңмы? Кайчан өйлəнəчəгеңне əйтəсеңме?

- Тиздән ул көн килеп җитәр инде, Алла боерса! Үземә дә кызык. Күңел әзер шикелле...

- Лилия Хəйруллина кияүдə түгелме ул? Əллə үзенең ирен сиңа алмаштырырга телиме?

- Кияүдә булса, минем белән фотога төшеп йөрмәс иде инде. Безне бары тик эш кенә бәйли. Мәҗлесләрдә бергә күрә аласыз безне.

- Иманым камил, сез укучыларның һəм тамашачыларның кызыксынуын тагын да арттыргансыздыр! Бу "туй" турында кайчан һəм кайда белеп булачак?

- Туй турында ураза аеннан соң белә алырсыз, - диде Илшат Вакказов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100