Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Вәлиев "Туган җирем" җырын башкара

Илшат Вәлиев башкаруында "Туган җирем" җыры.

news_top_970_100
Илшат Вәлиев "Туган җирем" җырын башкара

"Туган җирем"
Әнгам Атнабаев сүзләре
Алик Локманов көе

Чияле тау…Юкә урманы…
Бәпкә үлән баскан урамы…
Кышкы көннең салкын бураны…
Мин шушында, дуслар, туганмын.
Шушы җирне, шушы һаваны
Иң тәүбашлап күргән күзләрем.
Шушы җиргә пичәтләнеп (яргаланып) калган
Кеп-кечкенә тәпи эзләрем.

Күп җирләрне иңләп-буйладым,
Тик шулай да урау юлларым,
Юлларымнан бигърәк уйларым
Шушы җиргә мине тарталар.
Ул коткарыр, ул арчалап калыр,
Бәлә-казаларга юлыксам.
Кеше диеп мине йөретмәгез
Шушы җирне әгәр онытсам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100