Илшат Сафин «Гафу ит» дигән яңа җырын тәкъдим итте
Җырчының иҗатын яратучылар «бомба җыр», «шәп булган», дип бәяләгән.
Илшат Сафин барлык музыкаль мәйданнарда «Гафу ит» дигән җырының премьрасын тәкъдим итте.
Яңа җырның сүзләрен Манзума Сибгатуллина, ә көен Айнур Сабирзянов язган.
«Бомба җыр», «шәп булган», «син ут», «ниһаять, көтеп алдык», «акыллы, талантлы кеше син, Илшат! Мин синең бөтен җырларыңны рәхәтләнеп тынлыйм! Син супер», — дип бәя биргән җырчының виртуаль дуслары яңа җырга.