Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Сәетов: Укучылар булмаганда язучылар кайдан пәйда булсын?

Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов язучыларның ни өчен татарча әсәрләр язарга алынмавын аңлата.

news_top_970_100
Илшат Сәетов: Укучылар булмаганда язучылар кайдан пәйда булсын?

Ике ел элек роман язарга булдым. Татарстанга, татарларга бәйле булгач, әллә, мин әйтәм, татарча языйм микән? Хәер, мин татар мәктәбендә укымадым, татар мохитендә ике дистә ел яшәмәдем, эшем дә беркайчан татар теленә бәйле булмады, шуңа туган телемне камил дәрәҗәдә белмим. Ләкин гали ният һәм куәтле дәрт белән тотынсам, бәлкем, булдырыр идем. Халкыма илтифат күрсәтер идем, милли хисләремә горурлык тояр өчен сәбәп булыр иде. Тик озак уйлангач, бу фикердән ваз кичтем. Язуның мәгънәсе бу нәрсәләрдә түгел, мин милли проектлар белән болай да шогыльләнәм. Милләтпәрвәрлекне тормышка ашыру өчен яңа технологияләр дөньясында китап язу кирәк тә, шул ук вакытта эффектив та түгел. Чөнки укучы юк.

Бер мәлне Данил Сафаров белән сөйләшкәндә — аның матбугат сайтын ачыуна бер ел узмаган иде бугай әле — ул миңа бик кызык әйбер сөйләде. Сынау буларак, веб-сәхифәләренә замандаш язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләр куя башлаган болар. Шуннан киткән, малай, шул язмалар астында фикер алышу, талашу! Берсе сүгә, икенчесе мактый, туксан өченчесе төзәтә, йөз дә егерменчесе язучыларның күлмәк-ыштаннарында казына. Без интернет пионерларны бу хәл гаҗәпләндерми, әлбәттә, ә менә өлкән буын язучылар, ничә еллар укучылар фикереннән мәхрүм булган кешеләр бу комментарийларны принтердан бастырып, күз нуры шикелле саклап, укып йөриләр икән. Укучыларның кызыксынуы һәм фикере — язучының йөрәгенә май, илһамына этәргеч. Китап булсын, мәкалә булсын, иҗтимагый челтәрләрдәге пост булсын - барыбер. Язуның төп максатларының берсе, бәлки, иң мөһиме дә — язылган хезмәтеңнең укылуы һәм, инглизләр әйтмешли, фидбек — [фикерне] кире кайтарылуы.

Татар телендә шедевр дип мактардай әсәр соңгы елларда язылмады, дип әйткән идем “Татар-информ”га биргән әнгәмәдә. Бу шактый бәхәс тудырды, ләкин язучылар миңа юкка үпкәлиләр. Мин аларның — бөтенесенең булмаса да, кайберәүләренең — даһилыгында шикләнмим, мин безнең әдәбияттагы хәлне кызганам. Укучы саны бетә барганда кайдан килеп чыксын инде ул шедевр? Әйдәгез, бераз санап карыйк.

2010 елда халык исәбен алганда 138 миллион кеше рус телен, 4,28 миллион кеше татар телен беләм дип язган. Әгәр чит илләрне хисаптан чыгарсак та (ә анда тагын 100 миллионлап кеше рус телен белә), татар телле аудитория 32 тапкырга кечерәк булып чыга. Ул дүрт миллион кешенең, минемчә, иң аз дигәненең дә яртысы татарча бөтенләй укымый. Татарлар Россидәге гомуми укучы профиленнән нык аерылмый, җәмгыятьтәге чынбарлык бөтен ватандашларга бөр төсле тәэсир итә. Әмма милләтенә мәхәббәт йөзеннән татарча укыганнары теге укымаганнар өчен дә китапларны укый, шуңа алар ике тапкыр күбрәк, дисәк, кире шул ук 32 санына кайтабыз.

Илебездә рус телле заманча проза китабы өчен 3000 нөсхә — менә дигән тираж, күпчелек китап әзрәк сан белән басыла. (Аерым әйтеп китим, мин монда гыйшык романнары һәм башка чүп-чарны, балалар әдәбиятын, бестселлерны күздә тотмыйм, уртача әйбәт проза турында сүз алып барам). Димәк, заманча татар прозасы өчен 94 данә китап — әйбәт тираж. Административ ресурсны, бушлай тарату, китапханәләргә дәүләт заказы белән алдыруны исәпкә алмасак, чынлап базар шартларында шул 100-150 китаптан артык сатылуы искәрмә генә була ала. Бу чынбарлык, һәм бу саннарны миңа нәшриятчелек белән шөгельләнгән танышым раслады.

Кызганычка каршы, хәзер татар телендә заманча прозаны укучылар саны табигый рәвештә аз, һәм бу сан елдан ел тагын да әзәя. Сигез ел эчендә, ике җанисәп арасында, татар телен белүчеләре 13% кимегән, узган ел булган хәлләрдән соң мәктәпләрдәге татар теле дәресләре белән булган вәзгыят тә күз алдында. Димәк, алдагы елларда сатылган 50 данә татарча китап та уңыш дип кабул ителәчәк. Китабының укучыга барып җитүен теләгән кешеләрнең бүгенге көндә татар телендә зур проза язарга дәртләнмәүләре нәкъ шуңа бәйле. Яңа романнар, яшь язучылар күренми. Театр өчен язарга теләүчеләр бар — чөнки анда тамашачылар бар, матбугатка язучылар бар — чөнки укучылар саны әлегә җитәрлек. Ә зур, авыр, сыйфатлы китап язарга теләүчеләр яңа буында булмады да — чөнки китап укучылары да, алар турында фикер уртаклашучысы да җәмгыятебездә юк дәрәҗәдә. Бигрәк тә яшьләр арасында.

Минем “Новая газета”дагы соңгы мәкаләм татар теленә карата булган һөҗүмгә багышланган иде, сүз уңаеннан — сайтларында бу мәкаләне 25 меңнән күбрәк кеше укыган/караган, кагәзь гәҗитнең тиражы - 187 мең. Колонканың текстын язар өчен берничә сәгать вакыт кирәк. Ник әле мин бер-ике ел вакытымы әрәм итеп, байтак көчеме, нервамы бетереп басылу ихтималы билгеле булмаган китапны татарча языйм? Йөз кеше укысын дипме? “Тарихка кереп калу” өченме? Китабым чыкты дип мактанып йөрер өченме? Үзара өләшелгән премияләр алыр өченме? Басылырлык әйбер яза алмасам, татарча булгач, чыгарырлар әле, конкуренция юк бит дипме? Текстның сыйфаты, сюжетның кызык булуы, фикерләрнең оригинальлеге белән җафаланмас өченме? Монда бик ямансу смайлик куям. Бигайбә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100