Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Сафинның концертында көтелмәгән хәл булган: «Җырымны ахырына кадәр башкара алмадым»

Җырчы Илшат Сафин Столбище бистәсендә концерт куйган булган.

news_top_970_100
Илшат Сафинның концертында көтелмәгән хәл булган: «Җырымны ахырына кадәр башкара алмадым»

Яшь, танылып килүче җырчы Илшат Сафинның концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчы җырын башкарганда, сәхнә пәрдәсе ябыла башлый. Илшат, югалып калмыйча, җырлавын дәвам итә.

«Столбищеда булды бу. Яхшы гына концерт башланды, зал да тулы иде. Икенче бүлекнең өченче җырын җырлаганда күрәм: ике яктан пәрдә ябылып бара. Төркемнән берәрсе мине котырта микән, дип уйладым. Ябыла да ябыла бит… Тамашачы ни булганын аңламый. Башта аңышмасам, соңыннан көләсем килде. Югалып калмадым, җырлавымны дәвам иттем. Алып баручы Илшат пәрдәне ача һәм яба торган җайланманы нык итеп тоткан, ике аягын терәгән. Аны күреп, көлеп җибәрдем, шуңа күрә генә җырымны ахырына кадәр башкарып бетерә алмадым», – дип искә ала Илшат.

Җырчы сүзләренчә, аның концертында «плюс»ка җырлау, гомумән, юк. «Әгәр яздырылган тавышка җырласаң, мондый хәлләрдә «сразы» сытыласың. Тамашачы авызыңны ачып торуыңны сизеп ала да, билгеле инде, җырчыга карата хөрмәте кими», – ди ул. 

Бу хәл тамашачы белән җырчы арасында элемтәне тагы да ныгыткан. Илшат, җор телле булуын кулланып: «Пәрдәләрегез җанланган икән», – дип, хәлне шаяруга борган.

Бу көннәрдә Илшат Казанда узачак өстәмә концертына әзерләнә. «Казан хәтле Казанда өстәмә концерт бирә алырмын, дип кем уйлаган. Күзләр тимәсен… Алга таба да тырышып эшләргә язсын», – ди җырчы. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Безнең Илшат югалып калмас ул, СөбханАллаh дип карагыз безнең Аш Бужи егетен хөрмәтле тамашачылар!
  • 4 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец, Ильшат!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100