Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Сафин: «Миңа эшемне аңлаучы хатын кирәк»

Илшат Сафин - татар эстрадасында үз урынын булдырып килүче артист. Аның белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

news_top_970_100
Илшат Сафин: «Миңа эшемне аңлаучы хатын кирәк»

Илшат, сиңа иҗатыңда булышып торучы иганәче бармы?

Юк, барысы да үз көчем белән эшләнә. Үзем тырышып барам, Аллага шөкер. 

Әгәр ярдәм тәкъдим итсәләр?

Хәзерге дөньяда беркем дә болай гына ярдәм итәргә тормый шул. Булышам дигән кешенең үз шартлары, таләпләр булачак. Барысы да килешүгә карап хәл ителә. Әгәр уңай якларын күрсәм, ризалашырга да була бит. Әмма, әйтеп үткәнемчә, үз тырышлыгым белән татар эстрадасында үз исемемне булдырып килгәч, шушы юлны үземнең дәвам итәсем килә. Ул ярдәм итүче, киресенчә, минем идәяләремне урласа?.. Башлаган эшемне башка кешегә тапшырасым килми

Сине "барслар" популяштырдымы, ничек уйлыйсың?

Әлбәттә, аларның ярдәме белән мин яраткан эшемне башлап җибәрдем. Алар мине, гади авыл егетен, халыкка күрсәтте. Иманым камил, син мине "барслар» белән эшли башлаганчы белмәгәнсеңдер дә. Әле хәзер дә алар белән хезмәттәшлек итәбез. Башка каналлар белән дустанә мөнәсәбәттә мин. Нидер бүлешеп, сәбәпсез бәхәсләшеп йөрмим. Үземчә генә, әкрен генә…

Иҗат, җыр өлкәсе синең төп акча эшләү чыганагымы?

Әйе, ике эшне рәттән алып бару авыр. Барып концерт куям да ял итәм түгел бит. Бер сезонлык концертны башкарып чыгар өчен күпме көч түгелә! Ул залдан сәхнәгә караганда матур инде. Халыкка ошасын дип тырышабыз да, тик тамашачы шушы өч сәгатьлек концертка күпме көч, тырышлык сарыф ителгәнен белми. Көне-төне эшлибез дисәм дә алдау булмас. Буш вакыт юк. Ә икенче эшне параллель рәвештә алып барам дип уйласаң, вакыты да, көче дә икеләтә күбрәк кирәк булачак. Бәлки, киләчәктә ике эшне дә алып барып булыр. Тагын да ныграк танылгач, мәсәлән.

Җитәме? Кредитларың бармы?

Җитә, Аллага шөкер. Кредитсыз кеше бик сирәктер хәзер. Минеке дә юк түгел, ипотека түлим.

Татар эстрадасындагы конкуренция турында ни диярсең?

Һәр артистның үз тамашачысы бар. Барыбызга да җитә! Мин үземне башка артистлардан аерылып торам, димим. Тамашачы үзе сайлый ул. Мин үзем артистлар белән дус. Ышанырсың микән, берсе белән дә бәхәскә кергәнем юк. Мин «кара пиар» дигәнен, гомумән, аңлап бетермим. Һәрберебезнең үз юлы, үз стиле, үз җыры, үз эше. Барысын да хөрмәт итәм. Аларга тулы заллар телим.

Әллә иҗат юлыннан китәргә инде, дип уйланган чагың буламы?

Иҗат итәргә, җырчы булырга һәрвакыт хыялландым. Бу хыялым максатка әверелде. Уңышларга ирешәм, күпме хезмәт, тырышлык, шуңа күрә бу эшемне ярты юлда калдырасым килми. 2020 елларда концертымны карарга дип алты кеше килгәне бар иде. Аннан соң 10-20… Ничә кеше булса да, борылып кайтып киткәнебез юк, программаны тулысынча куябыз. Хәзер күп очракта заллар тулы була, Аллага шөкер. Мин бу эшемне чын күңелдән башкарам. Акча гына эшләү максатым юк. Яратып башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була, диләр. Ел саен бер баскычка булса да күтәрелгәнемә шатланам һәм сөенәм. 

Әгәр сиңа берәр продюсер «кара пиар» тәкъдим итсә? 

Халыкны алдап, ялган сүзләр сөйләп, популяр булып булмый. Алдауны яратмыйм мин. Минем белән ихлас булган кешеләргә ике дә уйламый ярдәм итәргә әзермен. Әгәр берәрсенең ярдәме миңа тисә, меңләтә кайтарам. 

Сине алдаганнары бармы?

Бар, тик иҗат өлкәсендә түгел. Мин кешегә ышанам шул. Гади авыл егете бит. 

Кайчан өйләнәсең?

Менә хәзер үк бу соравыңа җавап бирә алмыйм, билгесез.

Ялгышырга куркасыңмы! Мөнәсәбәтләрдә сине ташлаганнары булдымы?

Моңарчы мине ташлаганнары юк иде әле.

Син ташлый идең әллә?

Юк, рәнҗетеп ташлап киткәнем булмады. Аңлашып аерылыша идек. Аннан соң йөргән кызларым да күп булмады. Вакыт юк бит, Алинә. Ә кызларга игътибар кирәк. Әлегә иҗатта кайныйм. 

Сиңа ничә яшь? Соңга калмассыңмы?

Миңа 28 яшь. Язмыштан узмыш юк бит ул. Бары тик хәерлесе генә булсын. 

Синең хатының нинди булсын иде?

Эшемне аңлаучы кирәк. Үзең беләсең, эшебез шундый: бер чыгып китсәк, тиз генә кайтып кермибез. Мин кайтуга киемнәрне әзерләп торса, тәмле ризыклары белән каршы алса, мин шуңа риза. 

Әйдә танышыйк, дип кызлар язадыр?

Язалар инде…

Җавап бирәсеңме соң аларга?

Юк, кыз кеше танышырга тәкъдим итәргә тиеш түгел дип уйлыйм. Тыйнаклык булырга тиеш. Ә, әйтик, иҗатымны хуплап язсалар, җавап бирәм. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100