Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Сафин концертларын УНИКСка кертмиләр: «2025 елгы айларда да урын юк, диләр»

Илшат Сафин быел да үзенең концерты белән УНИКСта чыгыш ясарга теләгән, тик ни өчендер аңа көн бирмәгәннәр.

news_top_970_100
Илшат Сафин концертларын УНИКСка кертмиләр: «2025 елгы айларда да урын юк, диләр»

Илшат Сафин – популярлашып килүче җырчыларның берсе. Ул 3 тапкыр Казандагы УНИКС концертлар залында үз концертын куйды. Әмма 2024-2025 концерт сезонында ни өчендер аңа көн бирмәгәннәр. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә сөйләде.

«Казандагы концертына чакыру куйганнан соң, сездән: «УНИКСта быел концертың булмыймыни?» – дигән сораулар бик күп килде. Әле һаман да язып һәм шалтыратып торасыз. Бу соравыгызга нәрсә дип җавап бирергә белмим. Безгә быел нәрсәгәдер УНИКСта концерт куярга көн бирмиләр, безне УНИКСка кертәселәре килми. Нәрсә өчен, без нәрсә эшләдек – сәбәбе нидә икәнен һаман да аңлый алмыйбыз.

Ничек булды: 2023 елның ноябрь аенда өченче тапкыр УНИКСта концертыбыз булып узды. Без 1 ел алдан концерт көнен билгеләп куябыз. 2023 елны ук 2024 елгы ноябрь аена көннәр сорагач: «Ноябрь аенда урыннар калмады», – дип җавап бирделәр. Без декабрь башын сорарга булдык. Шулай ук урыннар юк, диделәр. Булмагач, 2025 елгы февраль, март һәм апрель айларын сорап карарга мәҗбүр булдык. «2025 елның расписаниесы әлегә безнең кулда юк, сезгә җавап бирә алмыйбыз. Расписание чыгу белән иң беренче булып сезгә җавап бирәбез», – дип, алар (УНИКС хезмәткәрләре) безгә вәгъдә иттеләр. Без ышандык, көттек, исләренә төшереп тордык. Инде кабат сорагач: «2025 елгы февраль, март һәм апрель айларына да урын юк», – диделәр. УНИКСка кертәселәре килмәгәнне аңладык», – дип сөйли җыры.

Илшат сүзләренчә, ул бу хәлгә аптырамаган. Ахыры хәерле булсын, дип тели Сафин. «Шулай тиеш булгандыр. Яраткан тугры тамашачым концертымны урамда куйсам да киләләр. Шуңа сөенеп йөрим. Алга таба да бергә булыйк», – ди ул.

УНИКСка ник кертмәгәннәренә ачыклык кертелсә, Илшат тамашачыларына хәбәр итәчәген әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100