Яшь җырчы Илшат Сафинның «Эх, балачак» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырга төшерелгән видеода артист, 2 бала җитәкләп, урамнан атлап бара.
«Бу җырны тыңлаганда балачакларыгызга кайтып килерсез, дип ышанам», – дип язган Илшат Сафин.
Яңа җырның авторлары – Ринас Әхмәтов һәм Хәйдәр Әхмәтшин.
Кышлар буе чана шуа идек
Чыршы үскән биек таулардан.
Сикертмәләр булмады шул безгә
Тормыш чанасыннан аударган.
Эх, балачак, калдың син кайларда?
Сагынам сине һаман да.
Калдың син чаналар шуган тауларда,
Калдың син тузанлы урамда...