news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илшат Сафин авырый

Илшат Сафинның концерты гыйнвар аена күчерелгән.

news_top
Илшат Сафин авырый

Популяр җырчы Илшат Сафин бераз авырып киткән. Шул сәбәпле аның бүген, 12 декабрьдә, Чаллыда булырга тиешле концерты 10 гыйнварга күчерелә.

«Чаллыга килеп җиткәч, Илшат кинәт авырып китте. Тамагы авырта, тавышы юк диярлек, бар тәне сызлый», – ди җырчының администраторы Рөстәм Галимҗанов.

Рөстәм сүзләренчә, концерт 100 процент яхшы узсын өчен барысы да әзер булган. «Тамашачы алдында гафу үтенәбез, Илшатның хәленә керүләрен сорыйбыз. Сыйфатсыз концерт кую безгә дә, тамашачыларга да кирәкми. Гыйнвар аенда күрешербез», – ди ул.

Илшатның «Интертат»ка биргән интервьюсы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар