Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Гафуровка карата җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыккан

news_top_970_100

Казан федераль университетының (КФУ) элеккеге ректоры Илшат Гафуровка карата җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты (срок давности) чыккан. Аны Алабугада яшәгән эшмәкәр Айдар Исрафиловны үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гафуров эше буенча җаваплылыкка тарту вакыты чыгу аннан автомат рәвештә җинаять җаваплылыгын алу дигәнне аңлатмый. Гафуров гаепләнгән маддәнең авырлыгы күздә тотканча, аны азат итү турындагы мәсьәләне суд хөкем карары чыгарганда хәл итәчәк. Судта аны җаваплылыкка тарту хокукы саклана. Җинаять эшенең срогы чыгу сәбәпле, гаепле дип табылган очракта, Гафуров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә алмый.

Гафуров, кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп, заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү фаразлаганча, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр советы депутаты Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр.

2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды «29 нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Адыган Сәләховны (Алик Большой буларак танылган) Исрафиловны үтерүдә катнашуы өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында Сәләхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә. Ул Гафуровның шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнең әгъзасы һәм үтерүнең инициаторы булуын раслый. Элеккеге ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров гаебен кире кага.

Гафуров 2010 елдан башлап 2021 елда кулга алынганга кадәр КФУны җитәкләде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 май 2025
    Исемсез
    Гаҗәп хәлләр бар инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100