news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ИлСафның туган нигезгә багышланган клибы чыкты

news_top
ИлСафның туган нигезгә багышланган клибы чыкты
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Җырчы ИлСаф «Туган нигез» җырына клип төшергән.

«Дуслар, премьераны тәкъдим итәм. Туган нигезне ташламаска иде. Авылларны мөмкин кадәр озак сакларга, дигән фикерне җиткерергә тырыштык», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Клипта бертуганнар туган нигезгә кайталар, төп йортта аш үткәрәләр, ата-анасы каберен зиярат кылалар.

Сәхнә өчен ИлСаф тәхәллүсен сайлаган Илсур 6 балалы гаиләдә үскән – 5 малай һәм 1 кыз. Алар – Гөлнара, Илһам, Илсур, Азат, Ринат, Илнур. Кызганыч, Ринат исемле туганнары 32 яшендә юл һәлакәтендә үлгән.

Җырның авторлары – Габдрәзак Мингалиев, Шәмсия Җиһангирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар