news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ИлСафның тормыш иптәше турында: «Бигрәк яшь, кызың дип торам»

news_top
ИлСафның тормыш иптәше турында: «Бигрәк яшь, кызың дип торам»
Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы ИлСаф, «хатыныңны күрсәтмисең» диючеләргә җавап итеп, тормыш иптәше Зилә белән мәчеттә төшкән фотосын куйган.

«Изге Рамазан аеның Гает бәйрәме белән, дусларым. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! Алдагы елларда каршы алырга язсын, исән-сау булып. Хатыныңны бер дә күрсәтмисең, дигән идегез. Менә! Ай буе ураза тотты. Заслужила», – дип язган ул.

«Сөбханалла», «Хәзрәт белән абыстай булгансыз сез», «Матур килгәнсез, тигез тормыш итегез», «Мондый чибәр хатынны кем дә күрсәтмәс иде», – дип, матур-матур комментарийлар язып калдырганнар аларга дуслары.

«Бигрәк яшь, кызыңмы әллә дип торам», – дигәне дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2024
    Исемсез
    Картайгач ангыраялар
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар