Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлСаф "Игезәкләр" җырын игезәкләр белән җырлады

Татарстанның халык артисты ИлСаф "Игезәкләр" җырын беренче тапкыр игезәкләр белән җырлады.

news_top_970_100
ИлСаф "Игезәкләр" җырын игезәкләр белән җырлады
Узган ялда Казан шәһәрендә ИлСафның концерты узды. Концертта җырчының күп кенә популяр җырлары, шул исәптән "Игезәкләр" җыры да яңгырады. ИлСаф аны Уфадан килгән игезәк җырчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар белән бергә башкарды. "Алар минем шушы җырны тыңлап үскән", - диде ИлСаф. Тамашачы бу трионы ошатты, бик җылы алкышлады.

Алып баручы ролендә булган Г.Камал артисты Алмаз Гәрәев: "Айдар белән Алмаз кыяфәтләре белән ИлСафка охшаган", - диде. Ул бу җырның нәкъ шушы игезәкләр, аларның "ИлСафныкы" булуы ихтимал, дип ишарәләде. Алмаз шулай ук пародия остасы да әле ул. Артист Нәфкать Нигъмәтуллин, Фидан Гафаров, Салават Фәтхетдинов булып җырлады. "Гадәттә, концертларны тәмамларга миңа кушалар. Моның сәбәбе нәрсәдер, мин белмим, кәнишне. ИлСаф, бүген үз концертыңны үзең тәмамла", - диде Салават-Алмаз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100