"Әбиләр чуагы"
Робер Миңнуллин сүзләре
Оскар Усманов көе
Күренеп күзләргә
Табигать үзгәрә.
Калдырып яшьлекне,
Керәбез көзләргә,
Хисләрем чуалды,
Керфекләр чыланды.
Чылатты шул аны
Әбиләр чуагы...
Әллә көз килгәнгә,
Яшь килә күзләргә.
Язларны,җәйләрне
Кайлардан эзләргә?
Киләдер көзләр дә
Үзәкне өзәргә.
Бу моңсу көзләргә
Ничекләр түзәргә?