Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлСаф бәйрәм концерты әзерли: «Легендар «Әниемә» җырын 4 егет бергә башкарачакбыз»

news_top_970_100
ИлСаф бәйрәм концерты әзерли: «Легендар «Әниемә» җырын 4 егет бергә башкарачакбыз»
социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты ИлСаф Халыкара хатын-кызлар көненә зур бәйрәм концерты әзерләгән. Концертта гүзәл затларга бәйрәм кәефен ИлСаф белән бергә эстраданың тагын 3 ир-ат җырчысы – Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров бүләк итәчәк. Шулай ук «Татар җыры» бәйгесе лауреаты Ландыш Хөсәенова чыгышлары да көтелә. Бу хакта безгә ИлСаф үзе хәбәр итте.

«Әлеге концертта без – Раяз, Вадим, Рәсим һәм мин – Флера апа Сөләйманова репертуарыннан легендар «Әниемә» җырын бергәләп башкарачакбыз. Бу – концертның иң күңелгә үтәрлек мизгеле булыр дип уйлыйм.

Тамаша кысаларында яңа дуэтлар да көтелә. Яшь җырчы Ландыш Хөсәенова хәзер минем төркемдә эшли башлады. Аның белән «Без бергә бәхетле» дигән яңа дуэт яздырдык. Шулай ук минем «Гомерләр бергә узсын» дигән, моннан 25 еллар элек популяр булган җырыма да яңа сулыш өрдек. Әлеге концертта тамашачы җырны дуэт форматында ишетә алачак.

7 март көнне «Туган авылым» комплексында узачак концерт программасында танылган музыкантлар, скрипкачы ЛилиТА, баянчы Нияз Сафиуллин, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Ракип Шәфигуллин (баян) катнаша. Кичәне «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов алып бара», – диде җырчы.

ИлСаф иҗади яңалыклары белән дә уртаклашты.

«Гастрольләргә дә йөрибез. Күптән түгел генә Уфада концертыбыз булды. Алда Ульяновск, Янавыл көтә. Әлбәттә, бүгенге көндә концертларга халык җыю җиңел түгел, конкурентлык зур. Хәзер элекке популярлык юк инде. Алай да, иҗаттан туктамыйм. Минем үземне яраткан тамашачым бар. Шулар каршы алып, концертларыма шулар йөри. Минем элекке хит җырларым – «Кайталар кыр казлары», «Тәрәзәләр –әни күзләре», «Әбиләр чуагы» җырларын яраткан, аларны сагынган тамашачы килә концертларга», – диде ИлСаф.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100