Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлСаф әтисен искә ала: «Яшьли китте...»

news_top_970_100
ИлСаф әтисен искә ала: «Яшьли китте...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы ИлСаф социаль челтәрләрдә яшьли арабыздан киткән мәрхүм әтисен искә ала. Тумышы белән Чүпрәле якларыннан булган җырчы әти-әнисенә, якын итеп, «әтәй», «әнәй» дип дәшә.

«Күңелләр тулды бүген! Әтәйнең туган көне. Яшьли китте… 56 яшендә, егет чакта...
Безне укытты, өйләндерде, кеше итте дә китеп тә барды!
Әнәй, әтәйдән калып, 30 елга якын яшәде, Ходай рәхмәте белән. 6 баланы шушы заманнарда ач-ялангач итмичә үстерү, укыту, аякка бастырулары бик авыр булгандыр... Хәзер инде аңлашыла.
Урыннары оҗмах түрләрендә булсын кадерлеләребезнең», – дип язган ул.

«Уллары белән горурланып, тыныч йокласыннар»; «Бигрәкләр дә чибәр кеше булган әтиең, ИлСаф, урыны җәннәттә булсын»; «Шундый матур итеп искә алгансыз, урыннары оҗмахта булсын», – дип комментарийлар язалар җырчының сәхифәсендә дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100