Илсөяр һәм Булат Хисмәтовлар «3 сентября» җырын татарчага тәрҗемә иткән — видео
Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты Әхсәт Хисмәтовның кызы белән улы Михаил Шуфутинскийның «3 сентября» җырын татарчага тәрҗемә итеп җырлаган. Видеоны Илсөяр Хисмәтова үзенең Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.
«3 сентябрь. Бүгенге көннең мәңге үлмәс җырын татар теленә тәрҗемә итү теләге туды.
Кемгәдер авыр булса, русча кушылып җырлый аласыз. Sound producer, музыкант, баянчы: Татарстанның атказанган артисты булырга хыялланучы Булат Хисмәтов», — дип язган Илсөяр Хисмәтова.
«Рөстәм Нургалиевич, Сез дөрес видео урнаштырмагансыз, бусы яхшырак!», «Мин мондый ламповый концертка барып, сине бик яратып тыңлар идем», «Көчле, афәрин!», «Бигрәк талантлы гаилә, бик матур, моңлы», — дип язган халык.