Илсөя Бәдретдинованың затлы диванда аракы тотып һәм тишек ыштан белән утыруын сүз иткәннәр
Илсөя Бәдретдинованың затлы диванда аракы тотып һәм тишек ыштан белән утыруын сүз иткәннәр
Җырчылар бер-берсен уздыра-уздыра инстаграмга кызыклы постлар тезә. Илсөя Бәдретдинова бик провокацион фото куйган - әкәмәт зур, күп литрлы аракы шешәсе тотып төшкән.
"Баш төзәтергә менә кайда киләсе икән", "Берүзеңә күп булмыймы?" дип яза аңа инстадашлары.
Кайберәүләр Илсөянең киеме белән интерьерның туры килмәвен абайлап алганнар да: "Шундый зиннәтле диванда тишек ыштан, яланаяк утыру бер дә килешеп бетми", - дип язганнар.