Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың улы үзенә җитәрлек акча эшли башлаган

Инстачылар җырчының сагыш аша елмаюын сизеп алган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың улы үзенә җитәрлек акча эшли башлаган
«Татар-информ» архивы

«Менә шулай тыныч кына, елмаеп утырам бүген! Кайчак шулай итәргә дә кирәк икән. Өй җылы, ашарга бар, улым узенә җитәрлек акча эшли башлады хәзер… Дөньялар тыныч булсын! Бар да җайланыр, Аллаһ бирсә. Чирләре дә бетәр. Концертлары да булыр. Исән булыйк!» — дип язган Илсөя Бәдретдинова уйланып утырган фотосы янына.

Инстачыларның бер өлеше җырчы сагышын елмаю белән яшерергә тырышкан дигән фикер язган.

«Сине күргәч, дөньялар тыныч кебек тоела», «Бик тә матур киенәсең», «Кәртинкә инде үзең», «Бигрәк чибәрсең», — дип күпсанлы матур комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Улыгыз кайда укый? Кайда эшли?», «Сездә акча бер бакчадыр инде, шуның тикле концерт куюга. Кеше акчасының күпме икәне кирәк түгел. Малаем акча эшли башлады, ачка үлмәбез дигән шикелле килеп чыкты», — дип язучыларга «балаңның акча эшли башлавын күрү үзе бер бәхет бит ул», дип җавап биргән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100