Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман мәктәпне тәмамлаган - елатырлык видео

Җырчы, елый-елый, улының «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә чыгыш ясый.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман мәктәпне тәмамлаган - елатырлык видео
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/?hl=ru

Илсөя Бәдретдинованың инстаграмында бүген һәркемне елатырлык видеолар карап була. Җырчының улы Нариман быел 2 гимназиянең 11 сыйныфын тәмамлаган.

Җырчы улының «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә чыгыш ясый, гимназия укытучылары атап рәхмәт белдерә. «Мин еракларда гастрольләрдә вакытта да улым ышанычлы кулларда дип тыныч йөрдем. Белем бирүчеләр генә түгел, тормышта аралашырга, һәрвакыт кеше булып калырга өйрәткән кешеләр дә әле сез, укытучылар», — ди.

«Балалар, бар да яхшы булачак. Без дә сезнең кебек 11 сыйныфны бетердек. БДИлардан да, институтлардан да куркырга кирәк түгел. Тормыш шундый матур, тормышта изге һәм матур күңелле кешеләр бик күп. Юлларыгызда шундый үзегез кебек чиста, саф, изге күңелле кешеләр очрап торсын. Зур уңышлар сезгә. Ә без, әти-әниләрегез, гел артыгызда басып торырбыз, бөркетләр кебек саклап, киңәшләребезне биреп», — ди җырчы.

Нариман да әнисенә җавап сүзләре әйтә, балачак истәлекләрен сөйли. «Син минем горурлыгым», — ди.

Дулкынландыргыч мизгелләр, матур сүзләр һәм чыгышлар белән барган чыгарылыш укучыларының бәйрәме. Нариман белән сыйныфташлары Илсөя Бәдретдинованың яңа «Карандашым-китабым» җырына биегәннәр, гитарага үзләре дә җырлаганнар.

Илсөянең инстаграм дуслары Нариманга хәерле, ак юллар, имтиханнарын исән-сау, уңышлы бирүен теләгән. «Зур уңышлар, имин тормышлар», — дигән шагыйрә Гөлүсә Шаһбан. «Амин. Алисәгә дә уңышлар», — дигән Илсөя. Закир һәм Гөлүсә Шаһбаннарның кызлары да чыгарылыш сыйныф укучысы икән. «Әллә кодагыйлар буласызмы?», — дип сораган алардан бер инстачы. «Бик шат булыр идем», — дигән Илсөя.

«Еладым. Ничә еллар узса да моңсуланам бу бәйрәмдә. Бик күңелгә тия торган минутлар. Улыкаеңа уңышлар», — дигән Лилия Муллагалиева. Ландыш Нигъмәтҗанова Нариманның әнисе сокланырлык, горурланырлык егет булуын теләгән.

Инстачылар «Соңгы кыңгырау» бәйрәменең саф татар телендә булуына да игътибар иткәннәр. Нариманның барысыннан да аерылып торуы, бик чибәр егет булуы турында язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100