Илсөя Бәдретдинованың улы дару үләннәрен ташларга теләгән
Җырчы үләннәрне киптерергә җыенган җирдән күпме эш эшләве турында тәмләп язган.
Илсөя Бәдретдинова авылдан җыеп алып килгән үләннәрен киптерергә җыенганчы, өй җыештыруы турында язган.
«Авылдан җыеп килгән үләннәрне киптерергә идәнгә җәясе идем, идәндәге тузанга күз төште. Иртән сигездә җыештырырга тотынган идем, әле очы-кырые күренми. Мин кирәкмәгән нәрсәләрне тутыра торам, Нариман чыгарып түгеп тора. Хәзер теге үләннәрне күтәреп килгән. „Әни, авылдан килгән чәчкәләрең шиңгән инде, сындырып пакетка тутырып куйдым, түгимме?“ — ди», — дип язган җырчы.
«Алар шулай кушмаганны эшләргә оста», «Мин дә шулай эшләр идем, яшь булгангадыр инде», «Шәп үләннәр булган, никадәр эш эшләткән», дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.
«Бер үк ачулана күрмәгез. Аннары борылып та карамас», — дип Нариман өчен кайгыручыга: «Икәү тәгәрәп көлдек», - дип җавап биргән җырчы.
«Авылда киптереп кенә алып киләсе бит шуларны», — дип тә язган җырчы. «Аны кипкәч кенә җыйсаң да буладыр инде», — дип язган бер дусты.