Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы Тукайдан көлүдә гаепләгәннәр

Илсөя Бәдретдинова Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыренә рәсем ясаган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы Тукайдан көлүдә гаепләгәннәр
Расих Фәсхетдинова

«Туганнан туган сеңлем беренче сыйныфта укый. Укый иде. Бу онлайн уку бик кызык. Минем малай телефонын күтәреп чәй эчә-эчә дәрестә утыра. Туганнан туган сеңлем: «Рәсем дәресеннән өй эше эшләргә», — дип көне буе минем тирәдә угалана. Кыскасы, Габдулла Тукайның берәр шигыреннән бер персонаж ясарга кирәк иде. «Бала белән күбәләк» бу, танымасагыз. Соңгы тапкыр кисточканы кайчан тотканымны да хәтерләмим инде. Ясап бетердем дә, Ясминәм егылып көлә. «Малайнын башында нинди тап ул?» — ди? Чәч. Малайларда шулай калдыралар иде бит инде. «Кәҗә» дип атала иде. Бар идеме? Языгыз инде», — дип язган җырчы.

«Вәт синдә талант! Супер малай бу! Кәҗәсе дә шәп», — дип мактаган Ләйлә Дәүләтова.

«Үзизоляция вакытында кем шундый рәсем ясый инде?» — дип шаярган җырчы Рифат Зарипов.

«Өйдә утыра торган малай турында да шигыре бар иде бит. Шуны ясарга иде. „Эш беткәч уйнарга ярый“, бугай», — дип җавап кайтарган Илсөя Бәдретдинова.

«Карантин беткәч уйнарга ярый», — дип көлгән бер инстачы.

«Безнең әни абыйның чәчен шулай алгач, абый Сабантуйга да бармады», — дип истәлеге белән уртаклашкан бер ханым.

Әлеге персонажны Элвин Грейга охшатучылар да, шундый чәчнең «под котовского», «чупчик» дигән атамаларын да искә төшерүчеләр табылган.

«Бер дә кызык түгел, кызганыч. Габдулла Тукайдан көлгән шикелле», — дип ризасызлык белдергән бер ханым.

«Уфффф, тагын нәрсә инде», — дип аптыраган җырчы.

«Өйдә ятып, ак белән караны аермый башладыгызмы әллә? Кайда монда Тукай, ничек көлгәннәр аннан?», «Апа, җаным, болай да авыр заманда көлергә ярыйдыр бит?», «Көнләшү инде, бар кеше дә рәсем ясый белми бит, ә рәсем искиткеч!» — дип яклаганнар җырчыны.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Племянница беренче класста укый...Укый иде...??? Бу онлайн уку бик кызык... Минем малай телефонын кутэреп чэй эчэ эчэ дэрестэ утыра. Племянница "Рэсем дэресеннэн ой эше эшлэргэ ",- дип коне буе минем тирэдэ угалана...Кыскасы Г. Тукайнын берэр шигыреннэн бер персонаж ясарга кирэк иде. Пожалысты.." Бала белэн кубэлэк" бу( танымасагыз???) Сонгы тапкыр кисточканы кайчан тотканымны да хэтерлэмим инде ... Ясап бетердем дэ ,Ясминэм егылып колэ... Малайнын башында нинди тап ул ди? Мин эйтэм...чэч. Малайларда шундый челка калдыралар иде бит инде..."Кэжэ",- дип атала иде. Бар идеме? Языгыз инде... "Странный малай",-ди?‍♀️??. Модный малай между прочим... #китмоннанвирус #ананнысатыйм #надаел #чистыйнадаел#илсоябэдретдинова #ильсиябадретдинова #илсөябәдретдинова #илсиябадретдинова#өйдәутыр#өйдәутырабыз

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100