Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың тамашачыларыннан тузганак чәчәгеннән кайнатма, салат һәм төнәтмә рецептлары

Илсөя Бәдретдинова үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында тузганак чәчәгеннән рецептлар сорап мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың тамашачыларыннан тузганак чәчәгеннән кайнатма, салат һәм төнәтмә рецептлары

Яраткан тамашачылары озак көттермәгән. Берьюлы ике рецепт тәкъдим иткәннәр үзенә.

Тузганак кайнатмасы

"Минем әнкәй менә болай эшли аны: 400 данә чәчәген җыя, юа. Шуннан 1 литр су салып, 1 сәгать кайната. Суынгач, чәчәкләрне сыгып, җыеп ала. 1 кг шикәр салып тагын 45 минут кайната. Вак кына итеп турап лимон куша да, тагын 15 минут кайната".

Тузганак салаты

Җыеп, кайнар су белән чайкатасың да, вак кына турап, шунда суган, пешкән йомырка, кузгалак кушып, каймак яисә көнбагыш мае, кем майонез ярата, шуны салып болгатасың.

Тузганак кайнатмасы - 2

400 данә җыеп, өстенә 3 литр кайнаган су саласың, 2 лимон турап салам. 1 тәүлектән соң марляга салып сыктым. Килеп чыккан сиропка 3 кг шикәр комы салып,1,5 сәгать кайнаттым.

Спиртилы төнәтмә

Безнең якта варенье ясамыйлар, 99 чәчкәне 750 грамм каты гына (60 градус) көмешкәгә салып ике ай чамасы тотарга. Аннан соң сөзеп, иртән бер калак (Зур) эчәргә. Бик файдалы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100