Илсөя Бәдретдинованың табуреткасы табылган
Узган атнада Илсөя Бәдретдинова яраткан табуреткасын компьютер ясарга килүче егетләр алып киткән дип борчылды.
![Илсөя Бәдретдинованың табуреткасы табылган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/1/17/468ffe21583d2f9a643f8a690a7c6b9de79574e3fd64e6e65822bad435ff.jpg)
Берничә көн элек без дә табуретка югалу турында хәбәр иткән идек.
Кичә исә җырчы Инстаграм битендә мондый язу калдырган:
"Минем табуретка өчен бөтен Татарстан, Башкортостан борчылган. Журналистлар шалтыратып хәлләремне белешә... 1 февраль Уфа концертыма табуретка алып киләбез ,-дип язалар.
Табылды бит ул... Бүтән подъездга алып кереп киткән булганнар.
Табуретка кайтты! Интернет керде! Кәеф күтәрелде!.
Бүген бер кон ялым...Ходайга шокер!!! Тәтидә йорим эле..."