news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың сөенече бар — күзлегенә һәм алкаларына сыя

Җырчы җәйге киемнәрен киеп каравы турында язган.

news_top
Илсөя Бәдретдинованың сөенече бар — күзлегенә һәм алкаларына сыя
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова күзлек һәм рюкзак кигән фотосын куйган. Фото янына: «Бүген бөтен җәйге киемнәремне тартып чыгардым. Җылыта бит. Аллага шөкер, кайбер киемнәремә сыям икән әле. Рюкзакларыма… күзлекләремә… шарфларыма… алкаларыма», - дип язып куйган ул.

Җырчы бу сүзләре белән виртуаль дусларының күңелен күтәргән. Тәгәрәп көлгән смайликларның исәбе-хисабы юк.

«Бигрәк кискен юмор синдә», - дип язган Зифа Нагаева. «Сездән өйрәнәбез, Зифа апа», - дип җавап язган җырчы.

Инстачылар җырчыны тынычландырырга тырышкан.

«Иң мөһиме, ишеккә сыярга кирәк»;

«Ярар сыймаса, үзбәкләр шараварлар сата, шуларны алып киярбез»;

«Аларына сыйгач әйбәт инде», - дип комментарий калдырганнар. 

«Әллә чалбарыңны артын алга кигәнсең инде?» — дип кызыксынган берсе.

«Тагын да матурайгансыз»;

«Үләм сезнең юмордан»;

«Ну тел сездә»;

«Күңелне күтәрә дә куя шушы Илсөя, рәхәт кенә итеп»;

«Вай нинди матур!!! Ә кая барасың? Урамда коронавирус бит», - кебек комментарий калдыручылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар