Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы Ольга Бузованы "чәйнәүдә" гаеплиләр

Кинаяле постны инстачыларның шактые аңламаган ахрысы.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы Ольга Бузованы "чәйнәүдә" гаеплиләр

Җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграмдагы сәхифәсендә фәлсәфирәк язма калдырган. Ул Ольга Бузовага иҗатына тәнкыйтьләүчеләр булса да, Бузова җырлаудан туктамый, дип аңлата.

«Мин Бузованы беләм. Ул мине белми… Әгәр дә мин берәр көнне Бузованың битенә кереп «Син яшь чагыңда матуррак идең», «Җырлый белмисең», «Кыланчык» дип язып куйсам, ул җырлаудан туктап, фотолар куймый башлар микән? Миңа калса, аның исе дә китмәс. Шулай булгач, нәрсә дип аңа язып утырам инде мин? Җырласын шунда. Ятам да йоклыйм. Тәмле төшләр», — дип язып калдырган ул.

Бу пост янында шактый гына бәхәс чыккан, Бәдретдинованы Бузова белән чагыштыралар, кемнедер сүгәләр, башкасын мактыйлар.

Инстачылар кинаяне төрлечә аңлаган булса кирәк. «Сез дә инде Бузованы чәйнисез, нормально яшәргә бирмәдегез шул хатынга», «Син дә бит җырлый белмисең, нәрсә дип аңа язасың, дөрес эшлисең», — дип төрттереп тә куйганнар.

«Бузова якын да тормый синең янда», «Икегез дә матурлар, тырышлар, кыланчыклар», «Әгәр Бузовага сезгә язган сүзләрне язсалар, күптән тотып судка бирә. Тиешен каерып ала, мәгънәсез авыз ачмас итәр иде. Сез гуманлырак шул», дип Илсөяне дә мактап язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100