Илсөя Бәдретдинованың машина йөртүчесе хастаханәгә эләккән
Концертларга бер сәгать кала авырып киткән Диаз Фәрхетдиновка Балык бистәсе үзәк район шифаханәсендә операция ясыйлар.

Җырчының концерт бригадасында машина йөртүче, концертларыннан репортаж ясаучы, сәхнә утларын җайлаучы, тагын бик күп эшләрен эшләүче Диаз үзен начар хис итә башлый. Егетне концерт башланырга бер сәгать кала хастаханәгә алып китәләр дә, операция ясап куялар. Бу турыда Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
«Аңа тизрәк терелеп чыгуын телибез! Син җитмисең группага», — дип яза ул.
Җырчы шулай ук Диазга тиз арада тиешле ярдәм күрсәткән хастаханә табибларына, бүгенге көндә аның сәламәтлеген кайгыртып торучы Балык Бистәсе мәдәният йорты кассиры Рәсимәгә зур рәхмәтен җиткерә.
Җырчының подписчиклары да бу хәбәргә битараф калмыйча, Диазга исән-сау терелеп, аякка басуын тели. Кайберләре Илсөягә теләктәшлек белдереп: «Һәр кешенең үз эше шул, бер генә кеше булмаса да, сиздерә башлый. Уңышлар сезгә», — дип яза. Икенчеләре «Күз тия инде сезгә. Машинагызга да, киемегезгә дә миләш куеп йөрегез», — дип киңәш бирә.